news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда авыл укытучыларын әзерләү буенча федераль үзәк төзергә ниятлиләр

Галим-педагог Анатолий Цирульников уку йортының һәм гомумән, республика мәгариф системасының мөмкинлекләрен югары бәяләде.

(Чаллы, 27 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллы Дәүләт педагогика университетында авыл укытучылары әзерләү буенча федераль үзәк төзергә ниятлиләр. Бу хакта профессор, галим-педагог Анатолий Цирульников хәбәр итте.

Әлеге уку йортына дүрт көнлек визиты барышында галим университет базасында гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты. Анатолий Цирульников шулай ук Актаныш, Мамадыш һәм Менделеевск районнары белем бирү учреждениеләрендә булды, университетның республика авыл мәктәпләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен өйрәнде.

Ул уку йортының һәм гомумән, республика мәгариф системасының мөмкинлекләрен югары бәяләде.

«Татарстанда моннан 15 ел элек булган идем. Хәзер мин республиканың социаль-мәдәни үсешенең яңа якларын күрдем. Чаллы Дәүләт педагогика университетының җитди инструменталь һәм кадрлар потенциалы бар. Уку йорты мәктәпләр, төрле оешмалар, мәдәният учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә тора. Әлбәттә, федераль үзәк булдырганда, Татарстандагы гына түгел, Россиянең төрле почмакларындагы уку йортлары белән дә элемтәләр урнаштырырга кирәк булачак. Федераль үзәк бөтен илгә эшләячәк», — диде  А.Цирульников.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100