420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшыру сроклары күчерелде. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«БДИ — 8 июньдә, ТДИ 9 июньдә башланачак», — дип белдергән министр.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россия мәктәпләрендә язгы каникуллар 23 марттан 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәген хәбәр иткән иде.
Моннан тыш, Рособрнадзор 4-7 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү вакытын 25 майга кадәр озайтты һәм мәктәпләргә аларның графигын билгеләргә рөхсәт итте.