ТРда балаларны бакчаларга массакүләм төстә урнаштыру Казан һәм Яр Чаллыдан башлана

Республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә бу эш соңрак гамәлдә була

 (Казан, 27 март, “Татар-информ”). 1 апрельдән Казанда һәм Яр Чаллыда “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча балалар 2015-2016нчы уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урнаштырыла башлый. Балалары бакчага юллама көтүче әти-әниләргә чиратлары турындагы мәгълүматны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тикшереп тору зарур. Гаризаның статусы “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юнәлтелә”гә (“Направлен в ДОУ”) үзгәрү белән, әти-әниләргә 30 көн эчендә кабул ителү өчен үзләренең бакчаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаризаның статусын порталдагы махсус информер ярдәмендә күзәтергә була. Әлеге информер, шәхси кабинетта бала турындагы мәгълүматны саклаганда, автомат рәвештә барлыкка килә. Әлегә информерга язылмаганнарга исә шәхси кабинетларында бала туу турындагы мәгълүматны тутырырга һәм “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чират” (“Очередь в ДОУ”) искәрмәсе белән билге куярга кирәк.

Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урнаштыру республиканың калган муниципаль берәмлекләрендә 1 июньнән 31 августкача башкарыла, дип искәртә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.