news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе академиясендә Татарстан авыл мәктәпләре өчен укытучы-тренерлар әзерләнәчәк

Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

Идел буе академиясендә Татарстан авыл мәктәпләре өчен укытучы-тренерлар әзерләнәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда аз комплектлы авыл мәктәпләре өчен киң профильле укытучы-тренерлар әзерли башлаячаклар.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без ТР Президенты белән киңәшләштек, ул безне хуплады, быелгы уку елыннан белем бирүнең интеграцияләнгән формасын кертәбез, авыл мәктәпләре өчен 50 кешедән торган төркем җыеп, киң профильле белгечләр әзерли башлыйбыз», — диде Борһанов.

Бер педагог физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыта, укучылар белән спорт секциясендә шөгыльләнә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр үткәрә алачак.

«Безнең һәр район үзәгендә спорт корылмалары, клублар бар. Ставкалар да бар, ә әзерлекле кешеләр җитми», — дип искәртте ул.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында чыкты. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube-каналында танышырга мөмкин.

Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100