news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Google Translate тәрҗемәчесе исемлегендә беренче тапкыр татар теле барлыкка килде

Интернетта татар, төрекмән, уйгур, киньяруанда һәм одия телләре телләрдәге контент аз булу кыенлыклар тудырган.

Google Translate тәрҗемәчесе исемлегендә беренче тапкыр татар теле барлыкка килде
pixabay.com

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Google Translate исемлегенә дүрт елга беренче тапкыр яңа телләр өстәде. Хәзер биредә 108 телгә, шул исәптән татар теленә дә, тәрҗемә итеп була. Бу турыда компаниянең блогында хәбәр ителә.

Тәрҗемәчегә өч яңа тел — татар, төрекмән, уйгур, киньяруанда һәм одия телләре өстәлгән. Google аңлатмасы буенча, бу телләрдә барлыгы 75 миллион кеше аралаша. Әлеге телләрдәге контент интернетта аз булу тәрҗемәчегә өстәү өчен кыенлыклар тудырган булган.

«Google Translate интернетта булган булган тәрҗемәләр буенча өйрәнә. Веб-контент аз булган телләрне тәрҗемә итү дә катлаулы. Машинаны өйрәтүдә прогресс һәм Google Translate җәмәгатьчелегенең актив катнашы ярдәмендә без яңа биш тел өстәдек», — ди оештыручылар.

Тәрҗемәчегә яңа телләрне соңгы тапкыр 2016 елда өстәгәннәр. Ул чакта тәрҗемәче исемлектә өч тел, шул исәптән кыргыз, көрд, гавай, люксембург телләре барлыкка килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot