Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Голодец Россия мәктәпләрендә классларның турыпочмаклы формасын үзгәртергә тәкъдим итә
Бу бер караганда, бик мөһим түгел кебек тоела, ләкин чынлыкта исә, мәктәптәге белем бирүгә әһәмияте зур, дип саный Голодец.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ") Социаль блок өчен җаваплы хөкүмәт вице-премьеры Ольга Голодец фикеренчә, мәктәп классларының турыпочмаклы моделен үзгәртер вакыт җитте. Әлеге форма белем бирүгә совет чорыннан кереп калган.
“Класслар бездә ялгыш конструкцияле: алар бөтенесе дә турыпочмаклы. Бу укытучының укучылар алдына басып сөйләү гадәтеннән. Мөгаллим артында такта, балалар исә рәт-рәт тезелеп утыра. Барысы да безнең балачактагы кебек”, - диде Голодец дүшәмбе Сочида үткән Россия икътисади форум барышында.
“Әмма проект рәвешендәге укытуны оештыру, төркемле эш булдыру, команда төзү һәм аны куелган максатына алып бару балалардан класста башкача утыруны сорый. Укыту эше дә икенче төрле оештырылырга тиеш ”, дип белдерде ул.
"Бу бер караганда, бик мөһим түгел кебек тоела, ләкин чынлыкта исә, мәктәптәге белем бирүгә әһәмияте зур. Укытучы бу очракта идарәче түгел, ә балага сәләтен ачарга ярдәм итүче. Бу белем бирү системасында яңа юнәлеш булып тора,- дип аңлатты Голодец
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз