news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында дүрт мәктәп ябылган

120 мәктәптә кайбер сыйныфларда дәресләр үткәрелми.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда эпидемиологик вазгыять аркасында дүрт мәктәп тулысынча ябылган.

«120 мәктәптә кайбер сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан дүрт мәктәп тулысынча ябылган. Биредә Минзәлә һәм Зәй районнарындагы – берәр, Лаеш районындагы ике мәктәп хакында сүз бара», - дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Әгәр мәктәп яки сыйныфта балаларның 20 проценты грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр, ә сәламәт балалар үтелгән материалны кабатлый. Уку процессын оештыру формасы турындагы карарны мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәсе муниципаль органнары кабул итә.

Республикада 466 207 мәктәп укучысы һәм 31 801 укытучы көн саен иртән медицина фильтры уза. Бүген – 884, узган елның 1 сентябреннән башлап 36 920 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда мәктәпләрне дистанцион белем бирүгә күпләп күчерергә планлаштырылмавы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100