news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада 17 февральдә онлайн-форматта була

Җиңүчеләр һәм призерлар халыкара олимпиадада катнашачак.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада 17 февральдә онлайн-форматта була

Олимпиадага Россиянең 20 субъектыннан – Удмуртия Республикасы, Ульяновск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Оренбург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Иркутск, Киров, Курган, Тверь, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Ставрополь крае, Мәскәүдән гаризалар кабул ителгән.

11 февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең этномәдәни (татар) компонентлы мәгариф оешмаларының туган (татар) тел укытучылары өчен оештыру мәсьәләләре һәм олимпиадада катнашу буенча методик вебинар үткәрә.

Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнаша.

Чара мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең идарә итү органнары белән хезмәттәшлек итү, туган телнең абруен һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, Россия Федерациясе субъектлары мәгариф оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатларында оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100