news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2021 елда БДИ тапшыру вакыты билгеле

Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) дә вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге каралмый.

2021 елда БДИ тапшыру вакыты билгеле

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елда бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр уздыру планлаштырыла. Шул ук вакытта БДИны алдан тапшырып булмаячак. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергән, дип яза РИА Новости.

Рус теле һәм математика буенча БДИ 24–28 майда үткәрелә. Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) дә вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге каралмый. Югары уку йортларына керергә ниятләмәүчеләргә БДИ урынына рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot