news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телендәге мәктәп дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эше дәвам итә

«1-9 сыйныфлар өчен татар телендәге дәреслекләр бар, ләкин алар федераль исемлеккә кертелмәгән», — дип искәртте Илсур Һадиуллин.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта татар телендәге мәктәп дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эше үткәрелә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советы утырышында шул хакта әйтте.  

Татарча дәреслекләр турында сорауны министрга депутат Илшат Әминов бирде.

«1-9 сыйныфлар өчен татар телендәге дәреслекләр бар, ләкин алар федераль исемлеккә кертелмәгән. Ул 2016 елда гына барлыкка килде, шул вакыттан без шушы юнәлештә эшлибез. Хәзер 1, 2, 3, 4 нче сыйныфлар өчен яңа дәреслекләр эшләнде. Шуларны сыныйбыз. 10-11 сыйныфларга моңарчы булган дәреслекләрне сатып алдык», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул ел саен Татарстан җитәкчелеге дәреслекләр сатып алуга 400 млн сумнан артык акча бүлеп бирүен әйтте. «Туган тел — федераль компонентта, ул өйрәнелергә тиеш. Туган тел ата-ана гаризасы буенча сайлана», — дип искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100