news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар

Уеннар ярдәмендә балалар юл билгеләрен исләренә төшереп, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытканнар.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге Яңа Кәшер интернат-мәктәбендә 1-5 сыйныф укучылары белән балаларның юл — транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан тематик чара уздырды. Бу хакта шәһәр газетасы яза.

Уеннар ярдәмендә балалар юл билгеләрен исләренә төшереп, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытканнар.

 Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларга китаплар һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк иткәннәр. Шулай ук мәктәпкә «Космик транспорт» иҗади конкурсында актив катнашкан өчен өстәл уены тапшырылган, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100