news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Милли кадрлар белән тәэмин итүдә проблемалар булыр дип уйламыйм

Ркаил Зәйдулла татар телендә башлангыч белем бирүче укытучылар җитәрлек әзерләнәме, дигән сорау бирде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, мәктәпләрне милли кадрлар белән тәэмин итүдә проблемалар булырга тиеш түгел. Бу хакта ул бүген Дәүләт Советы утырышында 2019 елда Татарстанда мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыру турында чыгышыннан соң, депутатларның сорауларына җавап биргәндә әйтте.

Депутат Ркаил Зәйдулла татар телендә башлангыч белем бирүче укытучылар бик аз әзерләнүенә борчылуын белдерде. «25 кеше ул бит бик аз, диңгездә бер тамчы гына. Без, татарлар, Татарстаннан читтә дә тупланып яшибез бит», — диде.

Илсур Һадиуллин 2019 ел программасы өчен чыгыш ясаганын искәртте, ә 2020 елда исә, мондый кадрлар күбрәк булуын әйтте.

«Ул елда 25 кеше укырга кергән иде, былтыр 150 кеше керде. Алар арасында башлангыч сыйныфлар укытучылары да, татар теле, хезмәт укытучылары да бар», — диде. Моннан тыш, бүгенге көндә алты педагогик көллияттә белгечләр әзерләнә. Арча һәм Минзәлә көллиятләре милли кадрлар әзерләү үзәге булып торалар.

«Барысын бергә алсак, бүген 237 студент — КФУның Казан, Чаллы, Алабуга филиалларында билингваль һәм полилингваль мохиттә эшләү өчен әзерләнә. Мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итүдә проблемалар булыр дип уйламыйм», — диде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100