news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Николай Максимов: Татар телендә сөйләшергә өйрәнер өчен 200 сүз белү җитә

«Мин татар теленә бернинди грамматика кулланмыйча өйрәтәм», — ди мөгаллим.

Николай Максимов: Татар телендә сөйләшергә өйрәнер өчен 200 сүз белү җитә
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галим, рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов татар телендә сөйләшү өчен 200 сүзне белү җитә дип саный

«Сөйләм теленең синтаксик төзелеше бөтен халыкларда да бертөрле. Без югары уку йортында инглиз телен өйрәндек. Ләкин бер кеше дә инглизчә сөйләшә белмәде, чөнки безне инглизчә сөйләшергә өйрәтмәделәр. Без ятладык һәм укыдык. Мин татар теленә бернинди грамматика кулланмыйча өйрәтәм. Моның өчен 200 сүзне белү җитә», — диде ул Казан энергетика көллиятендә техникум укытучылары семинарында.

Николай Максимов укытучыларга сөйләм калыпларына нигезләнеп татар телен укыту технологиясен тәкъдим итте. «Укучылар шушы схемага нигезләнеп, монолог, диалог һәм триалог төзи белә. Татар телендә 25 кенә сөйләм калыбы бар. Нәтиҗәдә, укучы шушы калыплар белән эшли белергә, ягъни сөйләшә белергә өйрәнә», — ди ул.

Радиомеханика колледжының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Исмәгыйлева бу технологияне балалар бакчасында ук тәкъдим итәргә кирәк дигән фикерен әйтте.

«Шушы технологияне кулланып, башлангыч сыйныфларда темаларны арттырып укыту мөһим. Без өйдә татарча сөйләшәбез, баламны татар телле балалар бакчасына йөртсәк тә, ул рус телендә сөйләшә башлады. Бу очракта шушы технологияне куллансак, дөресрәк булыр иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфидә Насыйрова сөйләм калыпларына нигезләнеп татар телен укыту технологиясен өлешчә кулланганын әйтте. «Шушы калыпларны дәресләрдә гамәлгә кертүне кирәк дип саныйм», — диде ул. 



Галерея: Татарстан техникумнарындагы татар теле укытучылары белән семинардан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100