news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар теле укытучылары өчен семинарлар узачак

Проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда татар теле укытучылары өчен семинарлар оештырылачак – анда катнашучыларга белем бирүдәге заманча алымнар хакында сөйләячәкләр.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла. Беренче семинарны 28 октябрьдә үткәрергә ниятлиләр.

Семинарда лекторлар тәҗрибә уртаклашачак, яңа трендлар, телне өйрәнүдә заманча алымнар хакында сөйләячәк. Алар арасында «Иннополис» лицееның татар теле укытучысы Альберт Сәмигуллин, «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин, шулай ук әлеге лицей укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова, 7нче интернат-лицейның инглиз теле укытучысы Госман Гайнуллин, Канадада татар онлайн-мәктәбен оештыручы Алимә Сәләхетдинова бар.

Семинарда 280гә якын педагог катнашачак. Әлеге чараны ноябрь һәм декабрьдә дә үткәрергә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100