news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга көллиятенә 14,6 миллион сумлык WorldSkills дәрәҗәсендәге җиһазлар сатып алына

Техника «Мехатроника» юнәлеше буенча белгечләрне өйрәтү өчен кирәк.

Алабуга көллиятенә 14,6 миллион сумлык WorldSkills дәрәҗәсендәге җиһазлар сатып алына
Михаил Захаров

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Алабуга политехника көллиятенә «Мехатроника» WorldSkills компетенциясе таләпләре белән туры килә торган 14,6 миллион сумлык җиһаз сатып алыначак. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтына урнаштырылган.

«Остаханәләрне «Мехатроник», «Лаборатор химик анализ» WorldSkills компетенцияләре таләпләре нигезендә җиһазландыру өчен укыту-җитештерү җиһазларын сатып алуга дәүләт килешүен төзү хокукы». Килешүнең башлангыч (максималь) бәясе (…) 14 625 073 сум тәшкил итә», диелә документларда.

Көллият остаханәсе өчен «Старт в пневматике» һәм «Старт в мехатронике» уку комплекслары, «Средства автоматического управления» стенды, манипуляторлы роботлаштырылган ячейка, биш стереоскопик һәм биш биологик микроскоп сатып алыначак.

Дәүләт килешүе төзелгәннән соң 15 көн узгач, техниканы уку йортында урнаштырачаклар.

Техника федераль һәм республика бюджетларыннан финансланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100