Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларында абонент түләвеннән баш тарту вариантын караячак

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев министрлыкка балалар бакчаларында баланың бакчага йөргән вакыты өчен генә түләргә тәкъдим итә.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьевның балалар бакчаларында абонент түләвен кире кагу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатенә җавап бирде. Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов парламентарийга җавапны “ВКонтакте”дагы социаль челтәр битендә урнаштырган.

Искәртеп үтик, Татарстан Дәүләт Советы “Мәгариф турында”гы Татарстан законына үзгәрешләр кертү тәкъдимен хупламады. Закон проекты мәктәпкәчә балалар оешмаларында ата-аналарга баланы карау һәм тәрбияләү өчен фактик күрсәтелгән хезмәттән чыгып түләүне тәкъдим итә.

“Татарстанда хәзер бераз башкачарак вазгыять – балалар бакчаларында күрсәтелмәгән хезмәт өчен дә түләү каралган. Ягъни бала бакчага йөрмәгән очракта да, ата-ана абонент түләвен түли. Шулай итеп, бала бакчага килмәгәндә аның өчен түләнмәсә, ул бакчадагы урыныннан мәхрүм булачак. Чынлыкта исә, бу түләү мәктәпкәчә балалар оешмасы өчен, ә баланы караган һәм тәрбияләгән өчен булмый”, - дип белдергән Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр һәм социаль сәясәт буенча комитетларның уртак утырышында А. Прокофьев.

“Киңәшмә протоколы нигезендә, җаваплы кешеләргә ата-аналарны бакчага бала йөрмәгәндә түләүдән азат итүдә мөмкин булган вариантларын эшләү һәм Татарстан Министрлар Кабинетына җибәрү өчен тиешле тәкъдим әзерләү буенча йөкләмә бирелде”, - диелгән министр җавабында.

Депутат мәсьәлә чишелү вазгыяте белән таныштырып торырга вәгъдә итә.