Татарстанда бары тик 15 процент укучы гына тулысынча сәламәт – А.Гыйльметдинов

“Бу вәзгыять кабул итәрлек түгел”, - дип ассызыклады республика мәгариф һәм фән министры

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстанда бары тик 15 процент укучы гына тулысынча сәламәт, бу вәзгыять кабул итәрлек түгел. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 23 утырышында “Гомум белем бирү мәктәпләрендә укучыларның сәламәтлеген кайгырту”га багышланган хөкүмәт сәгатендә белдерде.
Республика мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, сәламәтлекләре буенча балалар өч төркемгә бүленә. Беренчесенә тулысынча сәламәт балалар керә, алар 15 процент кына тәшкил итә. Икенчесенә - хроник авырулары булучылар, алар - 10 процент. Калган 75 процентны сәламәтлекләре белән тцрле проблемалары булган балалар тәшкил итә. Шәһәрдә һәм авылда яшәүче балаларның сәламәтлеге буенча күрсәткечләр охшаш диярлек, дип ассызыклады Альберт Гыйлметдинов.
“Бу вәзгыять кабул итәрлек түгел”, - дип ассызыклады республика мәгариф һәм фән министры. Аның сүзләренә караганда, дүрттән өч өлеш авырулар сулыш органнарына, сөяк-мускул системасы һәм ашказанына бәйле.
Министр республикада, гомумән Россиядә бу вәзгыятьне хәл итү өчен нинди адымнар башкарылуын әйтте. Күп кенә мәктәпләрдә 15 минутлык иртәнге зарядка, башлангыч сыйныфлар өчен физкультминут үткәрелә. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда баскетбол лигасы оештырылган, анда 504 мәктәптән 10 мең бала кергән. Соңгы елларда спорт секцияләренә йөрүче укучылар саны 1,5 тапкыр артып, 45 процент тәшкил иткән.
А.Гыйлметдинов шулай ук мәктәптә туклану системасы һәм профилактика чаралары турында сөйләде. Ул 274 гомуми белем бирү учреждениеләрендә медпунктлар, ә 282сендә тулысынча җиһазланган медкабинетлар бар дип белдерде. Быел Балалар сәламәтлек үзәкләре булдырылды. Шундый 6 үзәк ачылган инде - өчесе Казанда, Чаллы, Бөгелмә һәм Әлмәттә - берәр. Моннан тыш, Балалар клиник хастаханәсе базасында районнарга йөрүче күчмә мобиль төркем эшли.
“Яшьләр тәмәке тарта, спиртлы эчемлекләр эчә һәм наркотиклар куллана. Бу бик аяныч хәл”, дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, республикада укучылар арасында наркотик кулланучыларны ачыклау бара. 2011 елда андыйлар саны артты, чөнки көтмәгәндә тикшерү режимына күчкәннәр.
Мәгариф һәм фән министры бу вәзгыятьне үзгәртүдә ата-аналар белән берләшергә кирәк дип билгеләп үтте. “Балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга кызыксыну булырга тиеш, - дип ассызыклады ул. - Әгәр бала сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тели икән, республикада бу теләкне чынга ашыру өчен шартлар бар”.