Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә укучылар, өлкәннәр һәм җитәкчеләр «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Диктант язу өчен мәйданчыклар мәдәният йортларында, мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә оештырылды.
(Чүпрәле, 26 сентябрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Бүген, 26 сентябрь көнне Чүпрәлеләр «Татарча диктант» язып, татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр.
Диктант язу өчен мәйданчыклар мәдәният йортларында, мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә оештырылды. Диктантка шулай ук район мөселманнары да кушылды. Алар диктантны мәчетләрдә язды.
Иске Чүпрәле авылында район мәдәният йортында, «Созидание» яшүсмерләр клубында, Иске Чүпрәленең 1нче урта мәктәбе базасында, шулай ук Иске Чүпрәле авылы мәчетендә урнашкан дүрт мәйданчыкта грамоталылыкны тикшерү буенча мәйданчыклар булдырылды.
Диктантны укучылар да, ветераннар, пенсионерлар, укытучылар да язды. Район җитәкчеләреннән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, аның урынбасарлары Айрат Җәләлов, Илһам Бикчуров һ.б. татар теле буенча белемнәрен тикшереп карауга бик теләп кушылды.
Район башлыгы Марат Гафаров исә бүген Казанда булды, ул диктантны Татарстан Министрлар Кабинетында язды.
Әлеге акция 2015 елдан бирле үткәрелә. Чараның максаты-дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар телен популярлаштыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз