news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты дәүләт программасына әверелә

2009 елдан башлап өстенлекле илкүләм проектлар, шул исәптән “Мәгариф” проекты дәүләт программасына әверелә

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 2009 елдан башлап өстенлекле илкүләм проектлар, шул исәптән “Мәгариф” проекты дәүләт программасына әверелә.
Бу хакта РФ Хакимияте Рәисе урынбасары Александр Жуков Россия Президенты каршындагы Өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм демографик сәясәт Советының утырышы нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.
“Без дәүләт программасында сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы кебек үзен аклаучы, нәтиҗәле юнәлешләрне сакларга карар иттек”, - диде Александр Жуков. Аның сүзләренчә, программаларны якындагы айда әзерләү һәм өстенлекле илкүләм проектлар Советының киләсе утырышында карау планлаштырыла.
РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко аңлатып үткәнчә, мәгариф өлкәсендә дәүләт программасы дүрт юнәлеш буенча гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә өстенлекле илкүләм проектлар сайты. Аларның берсе – мәгарифнең социаль үсеш коралы буларак үсеше, икенчесе – база мәгарифенең инновацион үсеш алуы, өченчесе - өзлексез белем бирүне үстерү, дүртенчесе – җәмгыять, икътисад һәм мәгариф арасында ике яклы элемтә коралын булдыру.
Министр шулай ук дәүләт программасы кысаларында өстенлекле илкүләм проектларның сыйныф җитәкчесенә өстәмә түләү һәм һөнәри белем бирүне үстерү кебек юнәлешләре сакланачагын хәбәр итте. Ул укытучыларга сыйныф җитәкчеләре өчен федераль бюджеттан 11 миллиард сумнан артык, ә башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасы үсешенә 1,8 миллиард сум акча бүлеп биреләчәген хәбәр итте.


news_right_1
news_right_2
news_bot