news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә укуларны оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде

Белем бирү оешмалары җитәкчеләре Роспотребнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы таләпләрен үтәргә тиеш.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп һәм көллият директорларына яңа уку елын оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде. Белем бирү учреждениеләренә Роспотребнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы таләпләренә таянып эш итәргә киңәш ителә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Уку йортлары директорларына үз мөмкинлекләрен исәпкә алып уку процессын оештырырга кирәк. Аерым алганда, өстәмә керү юлларын ачу, дәресләрнең сыгылмалы расписаниесен, туклану графигын төзү һ. б.», — диелә хәбәрдә.

Министрлык тәкъдимнәре буенча, Сovid-19 инфекциясенең мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә таралуына юл куймас өчен, һаваны зарарсызландыру приборларын кулланырга кирәк. Балаларны укыту һәр сыйныфка беркетелгән бинада узарга тиеш.

Педагогларга укучылар белән индивидуаль эш иткәндә битлек кияргә кирәк. Шул ук вакытта укучыларның битлекләр киеп йөрүе мәҗбүри түгел. Тик азык-төлек блогы хезмәткәрләре өчен битлек һәм перчаткалар куллану мәҗбүри.

«Оешмаларга эш режимын, шул исәптән уку дәресләре расписаниесен, төрле сыйныфлар өчен беренче дәреснең башлану вакытын һәм тәнәфесләр үткәрү вакытын яңадан карарга кирәк. Озынайтылган көн төркемнәре эшен бер параллель кысаларында оештыру мөһим. Һава шартларын исәпкә алып, ачык һавада дәресләр үткәрүне карарга кирәк», - диделәр министрлыкта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100