news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов онлайн-эфирда яңа уку елында үзгәрешләр турында сөйләячәк

Татарстанлылар Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны җибәрә ала.

Рафис Борһанов онлайн-эфирда яңа уку елында үзгәрешләр турында сөйләячәк

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 27 августта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән турыдан-туры эфир узачак. Онлайн-эфир уку елы башлану турында булачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы яңа уку елында республикада белем бирү процессына нинди үзгәрешләр кертеләчәген сөйләячәк. Ул шулай ук татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Трансляция 16.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәренең Татарстан рәсми бергәлегендә булачак.

«Сезне нинди сораулар борчый, комментарийларда языгыз», диелгән хәбәрдә.

Рафис Борһанов #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында татарстанлыларның дистацион белем бирү һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү турындагы сорауларына җавап биргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100