news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы класс җитәкчеләренә тиешле өстәмә түләүләрне контрольдә тотачак

Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, федераль бюджеттан өстәмә түләүләр булса да, төбәк өстәмәләре сакланырга тиеш.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләренә айлык акчалата өстәмәләрне түләүне контрольгә алачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов онлайн-режимда узган федераль укытучылар советында әйтте.

«Сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмәләргә килгәндә, муниципалитет яки төбәк дәрәҗәсендә каралган барлык түләүләр дә кимеми, алар кала. Әгәр ниндидер үзгәрешләр булса, безгә яки мәгариф идарәләренең төбәк органнарына хәбәр итегез», — диде мәгариф министры.

Кравцов сүзләренчә, класс җитәкчеләре федераль бюджеттан 5 мең сумны 1 сентябрьдән алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot