Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәктәпләренең 98 процентында ремонт эшләре төгәлләнгән
24 август мәгълүматлары буенча, төзекләндерү эшләре 146 объектның 49ында алып барыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә белем бирү учреждениеләрендәге капиталь ремонт эшләре хакында бәян итте. Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
24 август мәгълүматлары буенча, төзекләндерү эшләре 146 объектның 49ында алып барыла. Шуларның 8е – гомуми белем бирү мәктәпләре, 6сы – коррекция мәктәпләре, 34е – мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. 20 объектта эшләр төгәлләнгән инде (Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Кайбыч, Арча районнары, Чаллы шәһәре (3 объект), Казан шәһәре (6 объект), Яшел Үзән, Тәтеш, Түбән Кама, Лаеш, Балык Бистәсе, Сарман, Мамадыш районнары).
Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасының үтәлеше 98 процент тәшкил итә. Алексей Песошин, шәһәр мәктәпләренең яңа уку елына әзерлегенә бәйле мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Казан башкарма комитеты белән элемтәгә керде.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республика мәктәпләрен яңа уку елына әзерләү һәм капиталь ремонт эшләрен төгәлләүгә бәйле барлык бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз