news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министр: Кайбер укучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханын кичектерү - вакытлы чара

«Законда чыгарылыш сыйныф укучылары аттестат алу өчен мәҗбүри рәвештә математикадан һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга тиешлеге язылган», — диде Кравцов.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Югары уку йортларына керми торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары урынына дәүләт имтиханын тапшыру вакытлы чара булып тора. Бу турыда Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Законда чыгарылыш сыйныф укучылары аттестат алу өчен мәҗбүри рәвештә математикадан һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга тиешлеге язылган», — диде Кравцов.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, югары уку йортына барырга теләмәүчеләр өчен Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турындагы карар узган ел кабул ителде, дип өстәде ул.

«Быелгы вазгыять имтиханнарны көндезге режимда үткәрергә мөмкинлек бирә. Әмма имтихан пунктларында укучылар санын киметү максатыннан быел югары уку йортына кермәүчеләр өчен дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү турында карар кабул ителде. Бу вакытлы чара», — диде Сергей Кравцов.

news_right_1
news_right_2
news_bot