Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Студентларны Болгарга белем бирү «Форум лигасы»на чакыралар
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә 20 июльдән 20 августка кадәр студентлар өчен форум була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы 20 июльдән 20 августка кадәр студентлар белем бирү «Форум лигасы» үткәрә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул аралашу һәм идеяләр алмашу өчен ачык мәйданчык булып тора. Форумда «Студентлар лигасы» командасында җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрергә теләгән теләсә кайсы студент катнаша ала. Биредә шәхси үсешкә, шәхси һәм команда нәтиҗәлелеген күтәрүгә, студентлар үзидарәсе һәм социаль проектлау өлкәсендә идарә осталыгын үстерүгә юнәлтелгән белем бирү программасын узарга мөмкин.

2020 елда форум Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз