Спас районы Кузнечиха мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

Барлык чаралар санитария нормаларын исәпкә алып һәм социаль дистанцияне үтәп узды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Спас районының Кузнечиха мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен уку елын тәмамлау хөрмәтенә соңгы кыңгырау чыңлады. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

Билгеләп үтелгәнчә, барлык чаралар санитария нормаларын исәпкә алып һәм социаль дистанцияне үтәп узды. Хәзер балалар өчен җәйге каникуллар башланды. Каникул дәвамында читтән торып, конкурсларда, акцияләрдә, мастер-классларда катнашу дәвам итә.