27 майда 9 нчы сыйныфта чыгарылыш имтиханнары башлана

Тугызынчыларда чыгарылыш имтиханнары традицион яки яңа формада уздырылырга мөмкин
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 27 майда республика мәктәпләрен тәмамлаучы 9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш имтиханнары башлана. Быел Татарстанда 9 нчы сыйныфны барлыгы 38193 укучы тәмамлый.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тугызынчыларда чыгарылыш имтиханнары традицион яки яңа формада уздырылырга мөмкин. Традицион рәвештәге мәҗбүри язмача имтиханнар 27 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итә. Аерым алганда, укучылар алгебрадан – 27 майда, рус теленнән - 2 нче июньдә, татар теленнән 5 июньдә сынау тапшыра.

Республика һәм муниципаль имтихан комиссияләре тарафыннан оештырыла торган яңа формадагы чыгарылыш имтиханнары 27 майдан 13 июньгә кадәр дәвам итә. Укучылар шушы вакыт аралыгында алгебра, рус теле, Россия тарихы, физика, география, җәмгыять белеме, химия, биология, геометриядән сынау бирә. Ә 13 июнь резерв көне итеп билгеләнгән.