news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ел укытучысы-2022» бәйгесе җиңүчесе: Җиңүгә юл шактый озын булды

Илсур Һадиуллин һөнәри бәйгедә катнашкан укытучыларның бик тырыш, яхшы тапшырулар алып барырга да сәләтле булуын билгеләп узды.

Татарстанда «Ел укытучысы-2022» бәйгесе җиңүчесе: Җиңүгә юл шактый озын булды
Владимир Васильев

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 2022 елда Татарстанның иң яхшы укытучысын игълан иттеләр. Җиңүгә Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Зиһаншин иреште. «Сынаулар авыр, җиңүгә юл шактый озын булды», — диде ул.

Татарстаннан 146 укытучы өч сайлап алу этабыннан торган «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашкан. Башта декабрьдә мәктәп этабы, гыйнварда муниципаль этап, зональ этап 10 февральдән 5 мартка кадәр үткән. Төбәк этабы 20 мартта башланган һәм кичә төгәлләнде. Конкурсантлар мастер-класс, ачык дәрес, сыйныф сәгатьләре уздырган, методик остаханәсе белән таныштырган, «Ел укытучысына сорау» матбугат конференцияседә катнашкан.

Илсур Җиһаншин җиңүдән бәхет хисләре кичерүе белән уртаклашты. «Бу атна тормышымда иң яхшы атналарның берсе булды. Берсендә шулай хезмәттәшем „син булдыра аласың бит моны, канашып кара“ дип тәкъдим итте, шуннан тәвәккәлләдем. Аннары ризалашканыма күп тапкыр үкенеп тә куйдым, ләкин юкка булмаган икән. Россиянең иң бәхетле субъектын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә хыялланам», — диде абсолют җиңүче.

«Иң оста, максатларына ирешә белүче укытучыларны Россия күләмендә бәйгеләрдә катнаштыру — безнең төп бурычыбыз. „Ел укытучысы-2022“ бәйгесе 16 декабрьдә башланды, дүрт ай мәктәптә, районда, шәһәрдә, зоналарда булды. Биш укытучыны соңгы сынауда карадык, искитәрлек алар, шулкадәр тырыш, яхшы сөйлиләр, тапшырулар алып барырга куярлык аларны, бик сөендерделәр. Яшьләрнең күп булуы да рәхәт», — диде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларга.

Министр калган номинацияләрне дә исәпкә алып, һөнәри бәйгедә быел 800 дән артык укытучы катнашканын әйтте. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 11 төбәктән, республиканың 15 районыннан барлыгы 32 укытучы көч сынашкан.

Җиңүгә Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбе укытучысы Динара Харисова, Казанның 116 нчы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова иреште. Икенче урында — Төмән өлкәсе Вагай районы Заречье урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова, Яр Чаллының 12 нче урта мәктәбе мөгаллиме Силүзә Вахитова. Өченче урында — Чувашиянең Комсомол районы Токай урта мәктәбеннән Динә Гыймалтдинова, Казанның 114 нче урта мәктәбеннән Ләйсән Шәрәфетдинова.

Җиңүчеләргә 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. Икенче урын ияләре 100 мең сум, өченче урын ияләре 70 шәр мең сумга лаек. Лауреатлар 25 шәр мең сум, номинантлар10 шар мең сум алачак. 

Конкурсантларга Дәүләт Советының Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе Римма Ратникова мөрәҗәгать итте. «Укытучы һөнәреннән дә мөхтәрәм һөнәр бармы икән дөньяда?! Нинди авыр һөнәр сайлагансыз бит сез, ул вакыт, яңа белем, тәҗрибә туплауны таләп итә. Бәйгенең этапларын имтихан кебек булгандыр», — диде.

«Ел тәрбиячесе-2022» республика конкурсында җиңүгә Казанның Яңа Савин районы 397 нче балалар бакчасының бала үсеше үзәге логопеды Рената Хәбибуллина лаек булды. Абсолют җиңүче 100 мең сум акчалата приз ала. «Педагогик дебют» номинациясендә җиңү бәхете М.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясенең физик культура укытучысы Илнур Әмировка елмайды. Аңа 200 мең сум күләмендә премия тапшырылачак.

«Тормыш иминлеге нигезләре предметы буенча иң яхшы педагог-оештыручы» номинациясендә Казанның 182 нче лицее укытучысы Максим Калязин җиңү яулады. Аңа бүләкне гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко тапшырды. «Балалар мәктәптә ала торган белем һәм күнекмәләр һөнәри һәм әхлакый сыйфатларын формалаштыра. Иминлек өлкәсендәге белемнәр ниндидер куркыныч янаганда да саклый», — диде.

Химия укытучылары ассоциациясе рәисе, «Россиядә ел укытучысы» конкурсының жюри әгъзасы Людмила Левина Татарстан конкурсантларына зур соклануын белдерде. «Татарстан бәйгесенең финалында катнашкан укытучылар бер шиксез Россиянең иң яхшы унбиш укытучысы исемлегенә керергә лаеклы», — дип бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100