news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар карда «мәктәп» сүзе ясап тезелгән видеодан соң, прокуратура тикшерү башлаган

Күзәтчелек ведомствосы Вишневка һәм Привольный бистәләре хакимиятнең гамәлләрен тикшерәчәк.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Мәктәп, юллар һәм автобус булмауга бәйле рәвештә, Казанның Вишневка һәм Привольный бистәләре хакимиятенең гамәлләрен прокуратура тикшерәчәк. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Татар-информ» агентлыгы социаль челтәрләрдә балаларның карга тезләнеп «мәктәп» сүзен ясап тезелүе сурәтләнгән видеоролик чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Ролик авторы сүзләренчә, шул рәвешле балалар Вишневка һәм Привольный бистәләрендә мәктәп булмавына игътибарны юнәлтергә тырышкан.

Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, балаларның белем алуга хокукы - күзәтчелек ведомствосының приоритетында. Әлеге бистәләрдә хакимиятнең гамәлләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура гражданнарның уңайлы һәм имин яшәү шартларына хокукын тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100