news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучыларының каникулларын 12 апрельгә кадәр озайттылар

Каникулларны озайту коронавирус белән көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан укучыларының каникулларын 12 апрельгә кадәр озайттылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда Соvid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча алга таба гамәлләр кылу нигезендә, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Бу карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Бу хакта брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Белем бирү учреждениеләре, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», — дип хәбәр итте ул.

Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял секцияләре, сәнгать мәктәпләре һәм музыка мәктәпләре 12 апрельгә кадәр каникуллар режимында булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100