news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Студентларны 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникулга җибәрәләр

Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнаны ял көннәре дип игълан итте.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Россиянең фән һәм югары белем бирү министры вуз студентларын 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникулга җибәрү турында боерык бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгына караган һәм югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган, өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтә торган барлык оешмаларга укучыларына 28 марттан 5 апрельгә кадәр каникул бирүне тәэмин итәргә», диелә боерыкта.

Министрлыкка карамаган оешмалар өчен бу чара киңәш буларак тәкъдим ителә.

Әлеге чара илдә коронавирус таралуны булдырмау максатына бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100