Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Сириус» үзәге бер елда 12,8 мең баланы укыткан
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика икътисади хәлгә бәйсез рәвештә, талантлы яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда «Сириус» белем бирү республика үзәгенең барлык программалары буенча 12 мең 826 бала укыган.
Бу хакта «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация советының попечительләр советы утырышында әйттеләр. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды башлыгы Елена Шмелева катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
Үз чыгышында Татарстан Президенты 2019 елда Татарстан һәм «Талант һәм уңыш» фонды арасында килешү имзалануын әйтте. Аның нигезендә Талантлар Университеты базасында «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча талантлы балаларны һәм яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү Республика үзәге булдырылды.
Хәзер Татарстандагы «Сириус» үзәге «Фән, «Сәнгать» һәм «Спорт» юнәлешләре буенча 14-21 көнлек профильле интенсив программаларны, шулай ук дистанцион һәм түгәрәк программаларын тормышка ашыра. Көндезге профильле программалар постпрограммалардан аерыла. Курсларны Татарстандагы әйдәп баручы галимнәр, педагоглар һәм тренерлар әзерли.
2020 елда республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары белән хезмәттәшлектә үзәкнең лаборатория корпусы җиһазландырылган. Анда «Яңа материаллар һәм технологияләр», «Нейробиология», «Техноген экотоксикантлар», «АПКларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру», «Компьютер моделе һәм ясалма интеллект», «Полифункциональ кушылмалар синтезы», «Җирне дистанцион зондлаштыру һәм спутник төзелеше» лабораторияләре урнашкан. Аларның һәрберсенә республиканың алдынгы уку йортларыннан фәнни җитәкче билгеләнгән.
Лаборатория хезмәткәрләре һәм аларның материаль-техник тәэмин ителеше Татарстан икътисады бурычларын хәл итү өчен дөнья күләмендә фәнни тикшеренүләр һәм проект эшләре уздырырга мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның «2030 елга кадәр Россия Федерациясендә илкүләм үсеш максатлары» указында талантларны үстерергә һәм үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирүнең өстенлекле бурыч булуын әйтте. «Татарстанда традицион рәвештә талантлы яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Икътисади вазгыятькә бәйсез рәвештә, без бу юнәлештә эшне дәвам итәбез», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз