news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш укучысы бөтенроссия конкурсының 40 финалисты арасында призер булды

Конкурста Россиянең барлык почмакларыннан 900дән артык кеше катнашты.

Мамадыш укучысы бөтенроссия конкурсының 40 финалисты арасында призер булды
«Нократ»

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Мамадышның 1нче мәктәбе укучысы Рөстәм Сафин Д.И.Менделеев исемендәге фәнни-тикшеренү эшләре бөтенроссия конкурсы финалында чыгыш ясады һәм өченче урынны алды.

Призерга Мәскәү дәүләт университеты һәм Россия химия-технология университеты тарафыннан оештырылган бәйгенең бронза медале тапшырылды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Конкурста Россиянең барлык почмакларыннан 900дән артык кеше катнашты.

Рөстәм «Психологик тикшеренүләр» секциясендә «Укучылар һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре» эше белән чыгыш ясады һәм кырык финалист арасында призер булды.

Укучының фәнни җитәкчесе — педагог-психолог Гөлнара Шаһивәлиева. Укытучыга конкурс призерын нәтиҗәле әзерләгән өчен Менделеев исемендәге Хәйрия фонды грамотасы һәм «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot