news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә дистанцион укуга күчү планлаштырылмый

47 мәктәптә карантинда булган сыйныфлар бар, әмма республикада тулысынча ябылган мәгариф учреждениеләре юк.

Татарстан мәктәпләрендә дистанцион укуга күчү планлаштырылмый
Расих Фәсхетдинов фотосы

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәпләрнең дистанцион укуга күпләп күчүе планлаштырылмый.

47 мәктәптә карантинда булган сыйныфлар бар, әмма республикада тулысынча ябылган мәгариф учреждениеләре юк, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Ата-аналардан дистанцион уку форматына күчүгә кагылышлы сораулар күп килә. Бүгенгә теге яки бу учреждениедә эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә эш итәләр», — диелә министрлык хәбәрендә.

25 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 466 меңнән артык укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтры аша уза. Бүген аннан 1027 укучы уза алмаган, ә 2021 елның 1 сентябреннән — 35 017.

Ведомствода искәртүләренчә, әгәр мәктәптә яки сыйныфта балаларның 20 проценты грипп яки тын юлларында вируслы кискен инфекция белән авырса, карантинга китә, ә сәламәт балалар өчен үткән материалны кабатлау оештырыла. Уку процессын оештыруны мәктәп директорлары һәм мәгариф идарәсенең муниципаль органнары хәл итә.

«Балаларны 7-10 көнгә карантинга җибәрү коллективта вирус йогу чылбырын үз вакытында өзү һәм авыручылар саны артудан качу мөмкинлеге бирә. Карантиндагы балалар үзара аралашырга һәм җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел», — диделәр матбугат хезмәтендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100