news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яңа уку елына «Кванториум» технопаркы киңәйтелә

Бу яңа балалар төркемнәре булдыру өчен мөмкинлек бирәчәк.

Әлмәттә  яңа уку елына «Кванториум» технопаркы киңәйтелә
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә «Кванториум» технопаркында 600 яңа уку урыны барлыкка киләчәк. Яңа уку елы башына тагын бер бина төзеләчәк.

Технопарк директоры Рамил Закиров сүзләренчә, бу «Судомодельләштерү», «Макет остаханәсе», «Сәнәгать робот техникасы» һ.б. кебек яңа балалар төркемнәрен булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Киңәшмәдә шулай ук Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Тимур Нагуманов та булды.

«Хәзер зур төзелеш бара, Шәфәгать Тәхаветдиновка икенче чиратны хуплаганы өчен зур рәхмәт. Ул хәзер төзелә, анда тоткарлыклар булды, әмма хәзер тоткарлыклар булмаячак дип уйлыйм. Икенче чиратны файдалануга тапшырганнан соң, таләпләр тагын да югарырак булачак. Сез яңа юнәлешләрне үзләштерергә тиеш булачаксыз», — диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100