news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы Бөтенроссия туган тел укытучылары остаханәсе бәйгесендә җиңгән

Илүсә Сәлахова татар телен укытуда кулланган методика, алымнар турында тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

Татар теле укытучысы Бөтенроссия туган тел укытучылары остаханәсе бәйгесендә җиңгән
Илүсә Сәлахова

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның 90нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илүсә Сәлахова XV Бөтенроссия туган тел укытучылары остаханәсе бәйгесендә «Укытучы — новатор» номинациясендә җиңү яулаган.

«Бәйге ике төрле үтә: укытучылар да ярыша, укучыларның да иҗади эшләренә бәя бирәләр. Мин татар телен укытуда кулланган методика, алымнар турында сөйләдем. Дәрес эшчәнлеген күрсәттем. Бәйгегә 250 эш җибәрелгән булган, шулар арасыннан 40 укытучыны финалга сайлап алдылар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илүсә Сәлахова сүзләренчә, бәйге ике көн дәвам иткән. Остаханәдән соң, туган телләрне укытуның торышы, проблемаларын хәл итү юллары турында түгәрәк өстәл оештырылган. «Финалга үткәнче мин туган телгә багышланган дәресенең эчтәлеген видеоязмага төшереп җибәрдем. Бәйгедә яңа технологияләрнең кулланылышына, туган телгә өйрәтүдә методик яктан укытучыларның белеменә игътибар иттеләр», — диде ул.

Татар теле укытучысы бәйгенең икенче өлешендә татар халкының милли киеме, мәдәнияте белән таныштырган. «Ике көн татар милли киеменнән йөрдек, бу оештыручыларның таләбе иде», — дип сөйләде ул.

Илүсә Сәлахова татар теле дәресләрендә проблемалы сорау, коммуникатив компетенцияне үстерү технологияләрен кулланганын әйтте. «Мин балаларны дәрестә сөйләштерергә тырышам. Аларның иҗади фикер йөртүләрен үстерәм. Балалар татар телендә язылган текстны укып, аңлар өчен функциональ грамоталылык — алган белемне тормышта куллану өстендә эшлибез», — ди укытучы.

«Соңгы тапкыр 2019 елда Наташа дигән укучым белән укучылар секциясендә катнашкан идек. Ул Александр Пушкинның «Кышкы кич» дигән шигырьнең русчасын һәм татарчага тәрҗемәсен ятлады. Ул Мәскәүдә татарча "Кышкы кич"не сөйләде һәм аңа бүләк тапшырганнар иде. Бу бәйгедә укытучылар да катнашканын күреп кайттым», — диде ул.


Дипломны Туган тел, шул исәптән рус теле укытучылары Ассоциациясе идарәсе рәисе, белем бирүнең милли проблемалары фәнни-тикшеренү үзәге директоры Ольга Артеменко тапшырган. Илүсә Сәлахова үзе укыткан 90 гимназия директоры Гөлфия Закирҗановага һәм укытучы-коллегаларына киңәшләре, ярдәме өчен рәхмәт әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100