news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнгән

Бүген белем бирү оешмалары җитәкчеләрен Дәүләт Советында бүләкләделәр.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип ачыкланган белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Конкурска барлыгы 93 мәктәп, 104 балалар бакчасыннан гаризалар кабул ителгән булган. «Комиссия әгъзалары, экспертлар танышып, үз фикерләрен әйттеләр. Рейтинг төзелде», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр туган телләргә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәлә булуын искәртте.  «Ата-ана баласының тормышында туган телнең никадәр мөһим икәнен аңласын өчен, милли мохит, телебезнең кулланыш даирәсе булу мөһим», — диде.

Җиңүгә ирешкән белем бирү учреждениеләре барысы да 500 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100