Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар
Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелә.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
«Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә Россия төбәкләрендә балаларга белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә алып бара торган 1,4 меңгә якын юл ремонтланды. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы юллар куркынычсызракка әйләнсә дә, профилактика юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен нәтиҗәле инструмент булып кала бирә. Балаларда юлларда имин тәртип культурасын формалаштыру иң мөһим бурыч булып тора», – дип искәрттеләр министрлыкта.
«Имин юллар» олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында узачак. Биремнәр ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта ачык булачак.
Биремнәрне олимпиаданы үткәрү чорында теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы интерактив укыту һәм тест биремнәреннән гыйбарәт.
Онлайн-олимпиадага йомгак ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз