news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр

Балалар бакчасы мөдире сүзләренчә, Шәле бакчасыннан балалар саф татарча сөйләшә торган әзерлек дәрәҗәсендә мәктәпкә китә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Питрәч районы Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдире Фәния Гомәрова сөйләде. 

«Кәгазьнең икенчел тормышы» проекты бар, Бибабо курчаклары ясап, балалар төрле спектакльләр куялар. Курчак театры кебек, курчакларны кулга киеп эшлиләр. «Кечкенә китапчыклар» проекты бар. Әти-әниләр, тәрбиячеләр бергә эшлиләр. «Мин корреспондент», «Мультфильм» проекты бар. Балалар пластилиннан фигуралар эшләп, аларга тавыш бирәләр. Без мультфильмнар төшерәбез», — диде.

Фәния Гомәрова сүзләренчә, Шәле бакчасыннан балалар саф татарча сөйләшә торган әзерлек дәрәҗәсендә мәктәпкә китәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot