news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның «Ләйсән» балалар бакчасында сабыйларны бишек җырлары җырлап йоклаталар

«Шулай ук, без өлкән төркемдәге балалар белән токмач кисәбез, кош теле пешерергә өйрәнәбез», — дип сөйләде бакча мөдире Энҗе Мөхәммәдиева.

Кукмараның «Ләйсән» балалар бакчасында сабыйларны бишек җырлары җырлап йоклаталар
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кукмараның 4 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында сабыйларны бишек җырлары җырлап йоклаталар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә балалар бакчасы мөдире Энҗе Мөхәммәдиева сөйләде.

139 бала йөри торган балалар бакчасы — Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме балалар бакчасы исемлегендә.

«Борынгы татар традицияләрен кертүне максат итеп куйдык. Балаларны татарча бишек җырлары җырлап йоклатабыз. Бу традиция 2019 елда кертелгән иде. Өч еллык проект, бүген инде җимешләрен күрәбез. Шулай ук, без өлкән төркемдәге балалар белән токмач кисәбез, кош теле пешерергә өйрәнәбез, әти-әниләр дә ярдәм итә. Аннары шул токмачны салып, аш пешереп ашатабыз», — диде Энҗе Мөхәммәдиева.

Аның сүзләренчә, милли ашлар пешерергә өйрәтү, беренчедән, кулга моторика, икенчедән, традицияләр. Малайлар исә, урындык ясарга, җимлек ясарга өйрәнгән.

«Без ата-аналар белән тыгыз элемтәдә. Мәчеттә имам булган бер әти кеше килеп, әкиятләр укып, балаларга вәгазь укыган кебек аңлата, әкияттәге яхшы һәм начар якларны бергәләп карыйлар. Кайбер балалар бит тулы булмаган гаиләләрдә үсә, шуңа күрә ир кешенең болай аңлатуы файдага дип уйлыйбыз. Ул бала сораулары булса да шул әтигә мөрәҗәгать итә ала», — диде бакча мөдире.

Энҗе Мөхәммәдиева «Ак калфак» оешмасы белән дә тыгыз элемтәдә булганнарын әйтте. «Дәресләрдә кыз балалар калфак киеп утыра, малайларда түбәтәйләр, тәрбиячеләр милли костюмнарда. Төрле милләт балалары булса да, ата-аналар сөенеп кабул итә. Бездә бар нәрсә татарча. Көндәлек дәресләр дә, режим моментлар да», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100