news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның ике мәктәбе грант оттты

Республикада 20 мәктәп әлеге бәйгенең җиңүчеләре итеп билгеләнде, алар 500 мең сум күләмендә грантка лаек булачак.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач районының Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе һәм Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе грант отты. Бу хакта район газетасы яза.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республиканың муниципаль белем бирү оешмаларында туган телдә укытуның иң яхшы практикасы республика бәйгесе үткәрелде.

Бәйгенең беренче этабына документлар тапшырып 93 мәктәп катнашты. 30 мәктәп икенче турга үтеп, алардагы укыту-тәрбия бирү процессы республика комиссиясе тарафыннан урыннарга чыгып өйрәнелде.

Республикада 20 мәктәп әлеге бәйгенең җиңүчеләре итеп билгеләнде, алар 500 мең сум күләмендә грантка лаек булачак.

Бу исемлектә Балтачның Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе һәм Нөнәгәр урта мәктәбе дә бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100