news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә каникуллардан соң укучыларны дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар

Төбәк башлыклары карары буенча эш көне булмаган яллар 30 октябрьгә кадәр башланырга, мәктәпләр шулай ук каникулларга иртәрәк китәргә мөмкин.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә каникуллардан соң укучыларны дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта Свердловск өлкәсенә визиты барышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

«Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерүне планлаштырмый. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган көннәр билгеләнә. Бу чор күп мәктәпләр өчен каникуллар белән туры килә. Без бу вакытта каникуллар оештыру тәкъдиме белән төбәкләргә хат юлладык», — дип министрның сүзләрен китерә «Интерфакс».

Төбәк башлыклары карары буенча эш көне булмаган яллар 30 октябрьгә кадәр башланырга, мәктәпләр шулай ук каникулларга иртәрәк китәргә мөмкин.






news_right_1
news_right_2
news_bot