Мәктәп формасына таләпләр кертү Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкаләтләренә күчә

Моңа кадәр «Мәгариф турындагы» Законның 9 нчы маддәсенең 2 нче часте буенча, мәктәп укучылары киемнәренә типлы таләпләр ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәктәп формасына бертөрле таләпләр кертү вәкаләтләре Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына күчә.

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Мәгариф турындагы» законның 9 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды, тулаем кабул ителде.

Моңа кадәр «Мәгариф турындагы» Законның 9 нчы маддәсенең 2 нче часте буенча, мәктәп укучылары киемнәренә типлы таләпләр ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Законга үзгәрешләр кабул ителеп, 2013 елның 29 июленнән чыккан 527 нче Министрлар Кабинеты карары гамәлдән чыгарылачак.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, мәктәп формасына таләпләр кертүне Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкаләтләренә күчерү төрле мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә булышачак.

СанПин таләпләрен исәпкә алып, мәктәпләрдә бәйрәм, спорт, көндәлек киемнәргә таләпләр күрсәтеләчәк. Юбка озынлыгы, фасоны билгеләнәчәк, ләкин тукымадагы шакмак яки сызык төсе күрсәтелмәячәк. Анысын һәр мәктәп үзе сайлый алачак. Министрлык таләпләре нигезендә, мәктәпләр форма буенча өстәмә үз актларын кабул итәчәк.