Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшәүчеләр этнография буенча белемнәрен онлайн режимында тикшерә ала
3-8 ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» язарга мөмкин.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 3-8 ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» акциясе узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Халыкара акция — Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра, этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итә торган агарту проекты ул.
Акциядә катнашу өчен 3-8 ноябрьдә теләсә кайсы көнне miretno.ru сайтына керергә һәм 30 сораудан торган тест узарга кирәк. Аларның 20се диктантта катнашучыларның барысы өчен дә уртак булса, калган унысы исә Россиянең аерым бер төбәге һәм башка илләр буенча белемнәрне тикшерүгә юнәлдерелгән.
Акциядә катнашучылар саны елдан-ел арта: 2019 елда 42 илдән 452 мең кеше «Зур этнографик диктант» язган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз