Менделеевскиның 122 нче һөнәри белем бирү учреждениесенә 70 яшь

Кайчандыр ФЗӨ мәктәбен алыштырган әлеге уку йортының үз тарихы бар

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Фабрика-завод өйрәтүе мәктәбен алыштырган хәзерге 122 нче һөнәри белем бирү учреждениесе 70 еллыгын билгели, дип хәбәр итә “Менделеев хәбәрләре”.
Шәһәрдә һөнәри белемнең үз тарихы бар. Л.Карпов исемендәге завод базасында 20 нче елларда эретеп ябыштыручылар мәктәбе ачыла, ә 1931 елда фабрика-завод укучылыгы (ФЗУ) оеша, анда химзавод ихтыяҗлары өчен төрле һөнәр ияләре әзерләнә. 1940 елның 2 октябрендә ФЗУ 4 нче ФЗӨ итеп үзгәртелә һәм илнең төрле почмаклары өчен белгечләр әзерли. Фабрика-завод өйрәтүе мәктәбенең беренче чыгарылышы 1941 елның маена туры килә, икенче төркем шул ук елның 1 нче июнендә җыела. Ватан сугышы белем бирү процессына үз төзәтмәләрен кертә: укыту вакыты дүрт айга кыскара, укучылар 500 кешегә җитә. 1943 елның 1 гыйнварында ФЗӨ 10 нчы һөнәр училищесы итеп үзгәртеп корыла, анда икешәр төркем лаборантлар, электромонтёрлар, аппаратчылар һәм слесарьлар белгечлек ала. 50 нче елларда училище ябыла һәм 1986 елда гына Менделеевскида 62 нче Түбән Кама һөнәр училищесы филиалында химзавод өчен белгечләр әзерли башлыйлар. 1991 елда филиал мөстәкыйльлек статусы ала һәм 122 нче училище дип йөртелә башлый. Бу чорда 2,5 мең ярымнан артык квалификацияле белгеч чыгарылды. Бүген педколлектив иҗади уйлауга, стандарт булмаган хәлләрдә дөрес карарлар кабул итүгә сәләтле ихтыяҗлы эшче кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә.