news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин укытучыларның хезмәт хакы дәрәҗәсенә карата фикерен әйтте

«Укытучыларның кеременә бәйле мәсьәләләрне аерым түләүләр белән түгел, системалы хәл итәргә кирәк», — ди Россия Президенты.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин укытучыларның кеременә бәйле проблемалар турында фикерен әйтте.

«Укытучыларның кеременә бәйле мәсьәләләрне аерым түләүләр белән түгел, системалы хәл итәргә кирәк», — дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мәктәпкә, тулаем мәгарифкә килгәндә, без соңгы вакытта моңа күп игътибар бирәбез, ләкин, сез чынлап та хаклы, җитәрлек түгел. Иң төп проблема — ул, әлбәттә, керем дәрәҗәсе. Аны, әлбәттә, аерым түләүләр белән түгел, ә әлеге мәсьәләне системалы хәл итәргә кирәк», — диде ул Дәүләт Думасына узган сәяси партия вәкилләре белән очрашуда.

Владимир Путин Дәүләт Думасындагы партияләр әлеге мәсьәләгә игътибар итәрләр дип ышануын белдерде

«Мин мондый төр идеяләрнең барысына да төрле яклап ярдәм итәчәкмен», — диде Президент. Шул ук вакытта ул моны хезмәт базарындагы гомуми вазгыять белән чагыштырып карарга кирәклеген дә искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100