news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мединский тарих буенча БДИны мәҗбүри итәргә тәкъдим итте

«БДИны, һичшиксез, камилләштерергә кирәк, бигрәк тә гуманитар фәннәрдә бәяләүнең бердәнбер критерие итеп калдырмаска», — диде ул.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Россиядә урта белем бирә торган мәктәпләрдә тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри булырга тиеш. Бу турыда Россия Президентының ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский «Армия-2021» форумы кысаларында узган фәнни-гамәли конференциядә сөйләвенә сылтма белән «Российская газета» хәбәр итә.

«БДИны, һичшиксез, камилләштерергә кирәк, бигрәк тә гуманитар фәннәрдә бәяләүнең бердәнбер критерие итеп калдырмаска, — диде Владимир Мединский. — Минемчә, белем бирү нигездә мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханын бирүгә юнәлгән. Әгәр ул сакланса һәм камилләшсә, тарих буенча мәҗбүри БДИ кирәк».

Шул ук вакытта ул «математика һәм рус теленә караганда тарихның мөһимлеге түбән булуын» аңламавын да өстәде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100