news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә белем бирү кредитлары буенча ставка киметелде

Яңа кагыйдәләр белем бирү кредитларын тагын да үтемлерәк итәчәк, бу исә, үз чиратында, тагын да күбрәк кешегә югары һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белем бирү кредитлары буенча ставканы 3 процентка кадәр киметү турындагы карарны имзалады. Аның нигезендә кредитны түләү вакыты – 15 елга, ә ташламалы кредитлау чоры укуны тәмамлаганнан соң 3 айдан 9 айга кадәр арттырылды, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Моңа кадәр займ буенча ставка 8 проценттан артып китә иде. Яңа кагыйдәләр шулай ук ташламалы чорны киңәйтә, хәзер төп бурыч буенча, укуны тәмамлаганнан соң 3 айдан 9 айга кадәр түләргә кирәкми. Бу яшь белгечкә үзенә туры килгән эш табарга мөмкинлек бирәчәк.

«Түләп укучы студентлар еллык 3 процент ставка буенча белем бирү кредитыннан файдалана алачак. Белем бирү кредитын түләү вакыты ташламалы чор тәмамланганнан соң 10 елдан 15 елга кадәр арта, бу айлык түләүләр күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, 3 процентлы ставканы карар үз көченә кергәнче алынган кредитка карата да кулланырга мөмкин. Моның өчен банкка гариза тапшырырга кирәк», - диелә хәбәрдә.

Займ рәсмиләштергән студентлар уку дәверендә һәм ташламалы чорда кредит буенча процентлар гына түли. Яңа кагыйдәләр белем бирү кредитларын тагын да үтемлерәк итәчәк, бу исә, үз чиратында, тагын да күбрәк кешегә югары һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100