news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан башкаласында Абай исемендәге гимназия ачылачак

1997 елда Абай исеме башкала проспектына бирелгән булган.

(Казан, 25 август, “Татар-информ”).1 сентябрьдә Казахстан башкаласында Абай исемендәге гимназия ачылачак. Бу хакта “Казинформ” хәбәрчесе хәбәр итә.

“Абай мирасы - ул безнең хәзинәбез. Бәйсезлек яулаганнан бирле Абайның бөек мирасы башкалабызда даими пропагандалана. Без шулай ук яхшы яңалык җиткерергә телибез. 1нче сентябрь көнне башкалада Абай исемендәге гимназияне ачу тантанасы узачак”, - диде башкала Хакиме урынбасары Бәхтияр Макен. Хаким урынбасары 1997 елда Абай исеме башкала проспектына бирелгәнлеген искәртте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot