news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп рюкзагын сайлауда киңәшләр бирә

Рюкзак сатып алганда маркировкага, үлчәменә, арка формасына, тукыма сыйфатына һәм башка сыйфатларга игътибар итәргә кирәк.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе экспертлары беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп букчасын сайлау буенча ата-аналарга киңәшләр бирде. Мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган.

Рюкзакның төп критерийларының берсе - аның күләме. «Букчаның өске ягы иңбаш дәрәҗәсеннән югарырак булмаска, ә түбән ягы билдән түбән булырга тиеш. Ранецның биеклеге уртача 30 сантиметр, төбе каты булырга тиеш», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Авырлыгы максималь дәрәҗәдә җиңел булсын. Иң мөһиме - 600-700 граммнан артык түгел, урта һәм өлкән класс укучылары өчен ул - 1 килограмм.

Укучылар букчалары (бигрәк тә кече мәктәп яшендәге балалар өчен) анатомик формага чыдам арка белән тәэмин ителергә тиеш. Каешы - киң һәм йомшак, ә каптыргычлар — уңайлы, бала аларны мөстәкыйль рәвештә ычкындырырга һәм эләктерә алырга тиеш.

Моннан тыш, иңбаш сумкасы яхшы һава үткәрүчәнлеккә ия булырга, су үткәрми торган һәм яктылыкны чагылдыручы элементлар белән җиһазландырылырга тиеш. Экспертлар шулай ук товарның маркировкасын да тикшерергә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100